Үткәннәр сагындыра. Болгар радиосы тәкъдим итә

Концерт «Үткәннәр сагындыра. Болгар радиосы тәкъдим итә»

Это прошедший концерт.

“Болгар радиосы”ның “Үткәннәр сагындыра” дип аталган театральләштерелгән концерты узачак.

Тамашада татар эстрадасының танылган артистлары кайчандыр хит булган җырлары белән чыгыш ясаячак, халкыбызның онытылмас җәүһәрләрен башкарачак.

“Үткәннәр сагындыра” концертында вакыйгалар агымы буыннар алмашы белән үрелеп барыр. Ата-ул мөнәсәбәтләре, гореф-гадәтләр һәм яшәү асылының гаилә булуы ассызыкланыр.

Яшьлек елларын, үткәндәге бәхетле мизгелләрне “Болгар радиосы” белән бергә барлыйк! “Болгар радиосы”ның “Үткәннәр сагындыра” концерты 26 октябрьдә “Пирамида”да 18 сәгатьтә башланачак.

Концертта катнашалар:

Идрис Газиев

Зөһрә Шәрифуллина

Винера Ганиева

Нәфкать Нигъмәтуллин

Асаф Вәлиев

Рәсим Низамов

Зөфәр Хәйретдинов

Рөстәм Асаев

Виталий Агапов

Булат Нигъмәтуллин

Илнар Миранов

DJ Радик һәм Айрат Сафин

Алинә Шәрипҗанова

Эльмира Кәлимуллина

Эльмир Низамов

Ильмира Нәгыймова

Ришат Фазлыйәхмәтов

Резидә Шәрәфиева

Асылъяр

Раяз Фәсыйхов

Илнар Сәйфиев

Гайфулла Авзалов

Газинур Фарукшин

Гөлдания Хәйруллина

Сиринә Зәйнетдинова

Музыкантлар: Динә Закирова, Айнур Моратов

Концерт «Үткәннәр сагындыра. Болгар радиосы тәкъдим итә» прошёл в Пирамида 26 октября 2019 года.

Пирамида